Татар әдәбиятында Фәнис Яруллин үзенчәлекле урын алып тора.

2026 елның 29 мае, җомга

Аның иҗаты — гади кеше хисләренең, тормыш чынбарлыгының тирән эстетик осталык белән чагылышы. Язучының әсәрләре укучыларны изгелеккә, гаделлеккә, намуслылыкка өнди. 29 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәләре китапханәдә Фәнис Яруллин китапларыннан торган «Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан» исемле күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә  Фәнис Яруллин иҗатының төп фикерен: чын көч — кулда түгел, күңелдә, кешелектә икәнен ачып бирә. Язучы һәркемне үз кешелеген сакларга, яхшылыкка омтылырга, башкаларның хакын хөрмәт итәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International