ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

 Бу көн китап сөючеләрне генә түгел, ә башкаларга уку шатлыгын бүләк итәргә теләүчеләрне дә берләштерә. Казаклар авылы китапханәсе дә «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» акциясенә кушылып, китаплар аша белем һәм рухи байлык таратуга үз өлешен кертте.

Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачагы һәм яшүсмер еллары, иҗат юлы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы чорындагы геройлыклы тормыш битләрен ачтылар һәм «Шигырьләрем – тере шаһитларым» исемле презентацияне карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен җанлы һәм тәэсирле итеп кычкырып уку оештырылды. Икенче өлештә “Ромашка” уены уздырылды, анда катнашучылар кроссвордлар чиштеләр, «Җәлил шигырьләре һәркемнең күңелендә яши» дигән әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Чарага китап күргәзмәсе дә куелды, анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, әсәрләре һәм аның турында замандашларының җылы истәлекләре тәкъдим ителде. Бу күргәзмә катнашучыларга Муса Җәлил иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга һәм аның рухи дөньясына якынрак булырга ярдәм итте.

Батырлык, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче белән дан казанган әлеге бөек шәхесне искә алу максатыннан, 13 февраль көнне Шәдке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Муса Җәлилнең 120 еллыгы: хәтер, батырлык, тугрылык» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы, катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби иҗаты белән таныштылар. Шулай ук Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы көрәшүе турында сөйләнде. Күренекле шагыйрьнең исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» — автобиографик шигырьләр җыентыгы да укылды. Әлеге әсәр өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек булды. Чара ахырында интеллектуаль викторина уздырылып, балалар үз белемнәрен сынап карадылар һәм шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында күп кенә кызыклы фактлар белән таныштылар.

15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исеме астында патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән якыннан таныштылар. Алар “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме”, “Вәһшәт” һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата зур кызыксыну уятты.

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды. Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде. Шул еллардан бирле күп сулар аккан, әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Сугышның дәһшәтен, әфганчыларның батырлыгын искә төшерү максатыннан 15 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Алар Ватан алдындагы бурычларын үтәделәр” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр.


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

10, 12 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең «2026 елда Парламент дәресен оештыру һәм үткәрү турында» гы 2025 елның 20 нче декабрендә чыккан  928-РП  нче номерлы күрсәтмәсе нигезендә хокукый агарту, актив гражданлык позициясе формалаштыру һәм тарихи хәтерне саклау, ватанпәрвәрлек хисләре  уяту  , Ватаныбызның героик үткәне турында белемнәрне тирәнәйтү мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт булдыру, укучыларның иҗади активлыгын үстерү  максатларында 2026 елның 17 февралендә  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә . «Фидакарь хезмәт haм хәрби батырлык белан Ватанны данлыйбыз!» дигән темага парламент дәресләре үткәрелде. Дәрестә Теләче  районы советы   депутатлары Хуҗин Йосыф Рәшид улы һәм Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы катнашты.


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Күкчә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре бөек шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Батырлыгы кайтты җыр булып” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Очрашуда укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында кызыклы фактларны искә төшерделәр.

14 февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Бар җырыңны илгә багышладың” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада балаларга Муса Җәлилнең балачагы, иҗаты, әсирлектә үзенең көрәштәшләре белән бергә фашизмга каршы ничек батырларча көрәшүләре турында сөйләнде. Шагыйрьнең йөрәккә үтеп кергән шигырьләре укылды. Аннары катнашучылар бергәләп Муса Җәлилгә багышланган презентацияне карадылар һәм викторина сорауларына актив җаваплар бирделәр. Әдәби сәгать күңелле һәм мәгънәле узды, балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар.

13 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар күренекле шагыйрь һәм батыр патриот Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның йөрәкләргә үтеп кергән әсәрләрен җылы хатирәләр белән искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына актив җавап биреп, китап күргәзмәсе белән танышып, шагыйрь иҗатына тирәнрәк төшенү мөмкинлеге алдылар. Чараның йомгаклау өлешендә балалар Муса Җәлилнең «Егет кеше», «Кызыл ромашка», «Сәгать» һәм «Күке» шигырьләрен җанлы һәм ихлас итеп укыдылар. Муса Җәлилнең иҗаты кешеләрне батырлыкка, Ватанга тугрылыкка, гаделлеккә һәм азатлык өчен көрәшергә өнди.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International