2021 елның 11 апрель көнендә Олы Мирәтәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревка 95 яшь тулды. Шул уңайдан Алексей Ивановичка Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 3 апрель көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Зәйнуллина Тәскирә Габделхак кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Тәскирә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Тәскирә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
14 нче апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында “Дания Гайнетдинованың иҗат үзенчәлекләре” темасына китап укучылар конференциясе үткәрелде. Укучылар якташ язучыбызның әсәрләрен укып, аларның үзенчәлекләрен билгеләделәр. Әдәби китап укудагы активлыкны үстерү өчен, укучылар белән үткәрелә торган мондый эшләрнең әһәмияте аеруча зур.
Юрий Гагаринның “Восток” корабле белән Җир тирәли космик сәяхәтенә 60 ел. Шул уңайдан Рәсәй күләмендә “Мечты о космосе” дип исемләнгән акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында 12 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Мин галәмне ясыйм” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Президент Указы нигезендә бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә композиторның тормышы һәм иҗат юлы турында буклетлар, материаллар тәкъдим ителде. Укучыларга «Жизнь и творчество С.В.Рахманинова» исемле презентация күрсәтелде.
Быел кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан Алан авыл китапханәсендә «Космоска юл» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар космос киңлеген үзләштерү тарихына мавыктыргыч космик сәяхәт ясадылар, конкурсларда катнаштылар, Ю.Гагарин һәм космонавтика турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
12 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Олег Борисович Хомченко “Су ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү ” дигән темага чыгыш ясады.Укучы балалар су ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, гадәттән тыш хәлләр булган очракта дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эш итәргә өйрәнделәр.
12 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган дәресләр үтте. Укучылар бөек космонавт Юрий Гагарин турында, аның космосны өйрәнүдә куйган зур ачышлары, галимнәр һәм космонавтлар турында бик күп мәгълүмат белделәр. Батырлар даны мәңгелек.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Космос дөньясында» танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Махмутова Г.В. «Галәмгә юл» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
2021 елның 29 апрелендә 10: 00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Теләче муниципаль районы Советы бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Садриев Камил Гайнетдин улы гражданнарны кабул итә.