«Эко-киләчәк: яшел һөнәрләр»

2026 елның 27 марты, җомга

2026 елның 26 мартында Шәдке балалар бакчасы базасында «Эко-киләчәк: яшел һөнәрләр» район конкурсы булып узды, ул экология һәм табигатькә сакчыл караш белән мавыгучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде. Әлеге бәйгедә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләребез катнашты. Конкурс йомгаклары буенча безнең балалар берничә номинациядә призлы урыннар яуладылар:

«Эко-уен участогы макетын эшләү»номинациясе

2 урын-Хисамиева Айзилә, зурлар төркеме ( җитәкчесе Минһаҗева Г. Р.)

Яшь дизайнер-архитекторлар уен элементларын әйләнә-тирә мохит  белән берләштергән оригиналь экологик макет булдырганнар.

«Экология балалар күзлегеннән»экология тематикасына иҗади рәсем

1 урын - Һадиева Аделина, мәктәпкә әзерлек төркеме ( җитәкчесе Шакирова Г. И.)

Балалар үз эшләрендә табигать матурлыгын һәм аны саклауның мөһимлеген чагылдырып, экологик темаларны тирәнтен аңлауларын күрсәттеләр.

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга әзерлекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа иҗади уңышлар һәм «Яшел» башлангычларда җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International