Халыклар арасындагы дуслык — бу сүзләр генә түгел, ул илләрне бердәм берлеккә бәйләүче җеп.

2026 елның 27 марты, җомга

Без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә, аңлашылмаучанлык чикләре юкка чыга. Без бер гаиләгә әйләнәбез, анда шатлык арта, авырлыклар исә барыбызга да уртак. Илләр бердәмлегендә — безнең гомуми көчебез, гомуми киләчәгебез. Тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен безгә бары тик бергә, җилкә-җилкәгә булырга кирәк. Халыкларыбыз арасындагы дуслык көннән-көн ныгый торсын, чөнки без бердәм булганда — без җиңелмәбез. Шуларны аңлату максатыннан 26 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән тематик кичә үткәрделәр. Бу чара «Халыклар дуслыгында-илнең бердәмлеге!» - дип аталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International