ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына видеоконференцэлемтә режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Сорауларны алдан 8:00 дән 17:00 гә кадәр (84360)21-1-89) телефоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә була яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин: telache@tatar.ru.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

5- 10    нчы   апрель көннәрендә  Теләче урта мәктәбендә,    ТИСБИ университеты оештырган,    “ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү  акциясе   үткәрелде.  “ Туган тел – Ватан нигезе”  белем бирү  акциясендә  100 дән артык укучы  катнашты һәм татарча диктант язды.     Диктантны  татар теле һәм әдәбияты укытучылары  яздырды.  Диктант татар телендә дөрес язуга кызыксынуны һәм әдәби татар телен  кулланучылар даирәсен  арттыруга юнәлтелгән иде.“ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү  акциясендә катнашучы барлык укучылар  сертификат алачаклар.    Котлыйбыз!

9 апрель көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче Тимергалиева Ф.А белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә“ дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты таныштырылды. Соңыннан аның шигырьләре укылды, тәрбияләнүчеләр рәсемнәр ясады.

13 апрель  көнне, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Тимерханов Л.М  Шәдке балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде ,балалар белән пожар куркынычсызлыгына каршы әңгәмә үткәрде.

Республика конкурсының район этабында безнең  "Светофор" юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отряды ,.2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек булдылар. Отряд җитәкчесе: Мухтарова Г.Т. Укучыларыбыз кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чарада катнашучылар Галәмнең серле дөньясына чумдылар: Юрий Гагарин космоска чыгар өчен авыр юллар узуы турында белделәр. Космос турында китаплар уку өчен китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, чара ахырында балалар «Покорение небес» дигән күп катламлы филворд-викторинада катнаштылар, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

10 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә  әлеге истәлекле вакыйгага багышланган «Космос поразительный и загадочный " исемле виртуаль сәяхәт булып узды. Шулай ук китапханәдә китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды

Юрий Гагаринның Галәмгә беренче мәртәбә  очуына 60 ел. Шул уңайдан “Нурлар” клубына йөрүче балалар өчен Айдар авыл китапханәчесе А.Фәләхова һәм мәдәният йорты директоры Р.Фәләхова “Кеше Галәмдә” дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрделәр. Балалар космос турындагы китаплар, кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка, Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белделәр, космос темасына багышланган  викторинада актив катнаштылар. Космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган «Кеше. Галәм. Космос " презентациясе тәкъдим ителде.

Алан авыл китапханәсендә китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган тел табышмаклары" исемле чара узды. Китапханәче балаларга планетадагы телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык хәтере, аның рухи көче булуы турында сөйләде, бөек язучыларның һәм шагыйрьләрнең татар теле турында әйтемнәрен укыды. Ә очрашуның иң кульминацион мизгеле "Уйлап тап!" уены булды. Балаларга чара ошады, алар бик теләп уеннарга катнаштылар.

Һәркем аны аерым бер хис белән ярата, үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына бармасын, кеше үзенең туган авылын сагына.  Ерак-ерак җирләрдән туган ягын сагынып кайта. Чөнки аны газиз әти-әнисе, туган йорты,туган як табигате кочагында үткән бәхетле балачагы көтә... Олы Мәтәскә авылын да сагынынып күпме кеше читтә гөмер итә. Шуларны күрештерү, очраштыру максатыннан 10 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән якташлар очрашуы оештырдылар. Бу бәйрәмгә бик күп авылдашлар кайттылар. Аларның  һәркайсы җыр-моңга гашыйк: җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары. Читтән кайткан авылдашларыбыз көче белән оештырылган бәйрәм концерты барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде. Алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.  Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International