Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә... Әниләр көнен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 30 ноябрь көнне “Иң кадерлем- әнием”дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм белән котлаулар, җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган әдәби – музыкаль кичә күңелле үтте. Барлык чыгышлар да көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар.
1 декабрь көнне бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә һәм бу вакыйга уңаеннан Шармаш авыл китапханәсендә «Спид һәм наркотиклар һәлакәтле дуэт» дигән профилактик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар китапханәче белән бергә бүгенге көнгә актуаль булган берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар: никотин һәм алкоголь, наркотик куллану ир-ат һәм хатын-кызның репродуктив сәламәтлегенә ничек йогынты ясый, яшьләрнең наркотикларга бәйлелегенә ничек эләгә. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтен ныгытты. Балалар әлеге көнгә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар һәм «Знай и не попадай в просак» буклетлары алдылар.
Беренче тапкыр ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда ВИЧ-инфекция таралу аркасында килеп чыккан СПИД эпидемиясе турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан игълан ителә. Бу көнне пандемия статусы турында мәгълүмат тарату ВИЧ һәм СПИДны профилактикалау һәм дәвалауда алга китешкә ярдәм итү мөмкинлеге бирелә. Шәдке авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан, «Һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән акция үткәрелде, аның барышында укучылар халыкара СПИДка каршы көрәш көне барлыкка килү тарихы һәм аның символы — кызыл тасма белән таныштылар. Китапханәдә интерактив күргәзмә эшләнде.
2024 елның 30 ноябрендә ГБМБУ-Шәтке урта мәктәбендә 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Шәтке Кубогына Көрәш буенча ярышлар узды. Ярышта Теләче районнының төрле авылларыннан килгән егетләр үзләренең көчләрен сынадылар. Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем көрәшче укучылар уңышлы чыгыш ясадылар.
Ни гаҗәп, наркоманнар арасында яшьләр күбәя. 30 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Наркотикларга юк дип әйт!” исемләнгән темага әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәдә наркомания проблемасына, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч һәм милли иминлеккә багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде, шулай ук наркоманиянең яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә һәм җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгына тискәре нәтиҗәләре яктыртылды.
2024 нче елның 28-29 нчы ноябрь көннәрендә Теләче муниципаль районы Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ел укытучысы -2024»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Баландыш төп мәктәбе данын Шакирова Ә.З. һәм Мингазова Л.М.яклады.Конкурста катнашучы хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез һәм киләсе этапта уңышлар телибез!
24-30 ноябрьдә Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә «Китаптан театрга» дип исемләнгән иллюстрацияле – китап күргәзмәсе төзелде. Анда театрлар тарихы, театраль һөнәрләр, танылган актерлар, балалар өчен театр темасына багышланган әдәби әсәрләр, китаплар тәкъдим ителде. Китапханә белән театрның уртак яклары бик күп! Беренчедән, тегесе дә, монысы да – мәдәният учреждениесе. Икенчедән, икесендә дә «фундамент» – әдәбият (романнар, әкиятләр, пьесалар, либреттолар). Өченчедән, театрга ешрак «рәхәтлек алу өчен» йөриләр.
Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган–булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсенә йөрүче ханымнар, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылып җылы оекбашлар бәйләде.
Чарабыз кунаклары якташ галимнәребезнең фәнни эшләре, тормышлары белән таныштылар. Шулай ук казанышлары дөньяны тулысынча үзгәрткән гаҗәеп күренекле галимнәр һәм уйлап табучылар белән дә таныштылар. “Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Бәйрәм күрке – солдат әниләре. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәсендә, мәдәният йорты һәм урта мәктәп укучылары (җитәкчеләре Мухаметова Р.Х., Хамидуллина Ф.З.) белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләрнең әниләрен бераз тормыш мәшәктьләреннән арындырып, ял иттерү максаты белән “Илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны, Сез бирәсез газиз Әниләр” исемле чара үткәрелде.