Теләче үзәк китапханәсендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия – гаилә гаиләсе» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе үткәрелде. Акция 18 мартта билгеләп үтелә торган Кырымның Россия белән яңадан кушылу көненә багышланган. Нәкъ менә шушы көнне 2014 елда, кырымлыларның күпчелеге хуплаган референдум нәтиҗәләре буенча, ярымутрау Россия Федерациясе составына керде. Акциянең төп максаты булып милләтара аралашу теле буларак рус телен популярлаштыру һәм илебез халыклары арасында гражданлык тынычлыгын ныгыту тора.