Теләче муниципаль районы Теләче филиалы «Татавтодор» АҖендә транспорт чараларын имин эксплуатацияләү буенча семинар-кинәшмә үткәрелде

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

2026 елның 13 мартында Теләче филиалы «Татавтодор» АҖ базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче МР буенча бүлеге баш инженер-инспекторы И.Р.Баев һәм Теләче муниципаль районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе И.Х.Каримуллин катнашында машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм башка җаваплы белгечләр белән семинар-кинәшмә үткәрелде.

     Семинар-кинәшмә барышында транспорт чаралары йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләргә анализ ясалды, шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын техник күзәтүгә әзерләү мәсьәләләре каралды. Техник халәткә, кызгылт сары төстәге маякларга, тышкы яктылык приборларын төзекләндерүгә игътибар бирелде.

         Юл машиналары гомуми файдаланудагы юллар буйлап хәрәкәт иткәндә гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләгәндә иминлек таләпләрен үтәргә кирәк. Шулай ук автомобильләрне һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү белән бәйле сорауларга төгәл җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International