Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты.

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

23-24 март көннәрендә Базарлы Матакта өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов Илнар Камил улы җитәкчелегендәге футболчылар командасы футзал буенча 2015-2016 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты. Ярышларда республиканың иң көчле 9 командасы катнашты. Безнең яшь футболчыларыбыз җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм пьедесталның өченче баскычын яуладылар. Егетләрне һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International