Теләче муниципаль районы хуҗалыкларынын язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 24 мартында Теләче муниципаль районында,  хуҗалыкларның 2026 елнын язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында, хуҗалыклар арасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү оештырылды.

Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлегенен  башлыгы урынбасары - Яруллин Б.Ф., Теләче районы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы - Баев И.Р., Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хужалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.

Эш барышында комиссия үзйөрешле техниканың, тракторларның техник төзеклеген һәм ел саен техник тикшерү үткәрүгә әзерлеген бәяләде, туфрак эшкәртү техникасының, чәчү комплексларының эшкә яраклылыгын, ремонт өчен ремонт бригадалары, янгын сүндерү машиналары булуны, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча тиешле чаралар күрүне, механизаторларның һәм эшчеләрнең махсус кием-салым һәм химик яклау чаралары белән комплектлылыгын, орлык материалы булуны, минераль ашламалар туплауны бәяләде.

Конкурс йомгаклары буенча 1 урында - «Алан» АҖ һәм «Август Тюлячи» ҖЧҖ, 2 урында - «Игенче» ҖЧҖ һәм 3 урында «Агролак» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International