Безнең урманнардан да матуррак һәм күркәмрәк нәрсә юктыр ул!

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Урман-табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә. 21 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Урман-табигатьнең кыйммәтле бүләге» дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар гаҗәеп табигать күренешләре белән таныштылар, урманнарның кеше тормышына ничек йогынты ясавын белделәр. Китапханәче чарада катнашучыларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларга сакчыл караш турында сөйләде. Чөнки урманнарны саклау җир экологиясенең төп кагыйдәләренең берсе һәм планетадагы тормышны саклауның нигезе булып тора.

 Китап укучылар өчен табигать һәм урманнар турында китаплар тәкъдим ителгән “Могҗизалар белән тулы урман” исемле китап күргәзмә әзерләнде. Бу тема буенча шигырьләр һәм хикәяләр кычкырып укылды. Әлеге танып белү сәгате табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә һәм аны саклау өчен актив катнашырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International