24-26 март көннәрендә Кукмара шәһәре «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабын кабул итеп, чын талантлар сәхнәсенә әверелде.

2026 елның 27 марты, җомга

Бу иҗат бәйрәме үз гөмбәзләре астына осталыкларын күрсәтергә әзер 1000 нән артык яшь талантны җыйды. Катнашучылар арасында Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр аерым урын алды. «Сюрприз» үрнәк хореография коллективы һәм «Асылташлар» коллективы үзләренең дәртле биюләре белән тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының йөрәкләрен яулап алдылар. Аларга җырчылар Рәхимова Әминә һәм Нурмөхәммәтов Солтан да кушылды. Аларның көчле тавышлары һәм тирән эчтәлекле башкарулары беркемне дә битараф калдырмады, вокал сәнгатенең югары дәрәҗәсен күрсәтте.

           Фестиваль нәтиҗәләре яшь артистларыбызның талантын һәм фидакарьлеген раслады. Өч беренче урын һәм бер өченче урын-саннар гына түгел, ә аларның тырыш хезмәте, күп сәгатьлек репетицияләре һәм сәнгатькә чиксез мәхәббәте дәлиле.

Әлеге искиткеч казанышлар алар алдында Татарстан башкаласы Казанда узачак онытылмаслык суперфиналга ишек ачты. Җиңүчеләргә бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗади очышлар һәм, әлбәттә инде, төп сәхнәдә яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International