Ул “Киләчәк” яшьләр үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Аны Теләче балалар китапханәсендә “Смешарики” кызыксындыру клубына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар каршы алды.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алган иде. Китапханәләрдә һәр пәнҗешәмбе көнне атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлана. Балалар чиратлашып Г.Тукайның “Кошларга” шигырен укыдылар, үзләре өйрәнгән башка шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр һәм Россия Герое белән фотога төштеләр.