Шәтке авыл китапханәсендә кәгазьдән композиция ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Мастер-классның үзенчәлеге шунда ки, укучылар техника белән танышып кына калмыйча, үзләренең иҗади эшләрен мөстәкыйль бизәргә, туган көнгә, бәйрәмнәргә матур чәчәкләр ясарга өйрәнәләр. Мастер - классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәп, букетны үз куллары белән җыеп карады. Мастер-класс балаларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьләнү хисләрен кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр бик матур булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International