Теләче муниципаль районының Абде авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2026 елның 19 маенда Абде авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау  уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 22 трактор һәм тагылма арбалар куелган иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгы һәм теркәү документлары, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булуга аерым игътибар бирелде.

Техниканың техник торышына аерым игътибар биреп, тикшерү чараларын үткәргәннән соң, катнашучыларга техника куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International