Бөек Җиңүгә 81 ел узды,тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү, шушы җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.8 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты каршындагы обелиск янында “Җиңү көне җиңел бирелмәде”-дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмне Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Каримуллин Шәфкать Васил улы башлап җибәрде. Шәфкать Васил улы барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук бәйрәмебез кунакларын район спорт мәктәбе директоры Шәйхетдинов Азат Рамазан улы,Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры Марат Мөхәррәм улы, ветеран укытучы Әнвәрә Нәҗип кызы котладылар. Мәктәп коллективы һәм укучылары, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чара ихлас һәм матур булды.