22 август көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы буенча «Туган ягым - Татарстан» дип исемләнгән әдәби программа үткәрелде.

2026 елның 25 августы, сишәмбе

Чара программасы укучыларны туган як мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән мавыктыргыч станцияләр аша таныштыруны максат итеп куйды. Чараның беренче станциясе «Татарстан флагы» дип исемләнде. Анда укучылар Татарстан флагындагы төсләрнең мәгънәсен һәм символикасын өйрәнделәр. Икенче станция «Милли бәйрәмнәр»дә татар, рус халкының яратып үткәрелә торган традицион бәйрәмнәре турында сөйләшенде. «Милли кухня» станциясендә исә укучылар татар, рус халык милли ризыклары, аларның әзерләү ысуллары һәм тарихы турында фикер алыштылар. Әдәби программаның соңгы станциясе «Авторын бел» булды, анда укучылар татар, рус әдәбиятының күренекле авторларын һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр. Сорауларга җавап биреп, биремнәрне уңышлы үтәп, катнашучылар станция ахырына кадәр барып җиттеләр. Чара барышында укучыларның кызыксынуы һәм активлыгы күренеп торды, бу исә аларның туган якларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрен арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International