Балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтү, экологик культура һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт нигезләрен формалаштыру максатыннан Айдар авыл китапханәсендә «Табигать могҗизалары һәм серләре» дип исемләнгән эко-ассорти узды. Чара башында катнашучылар экологиянең нәрсә аңлатуын, табигатьне һәм аның ресурсларын саклау ни өчен мөһим булуын, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар актив рәвештә әңгәмә кордылар, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен ачыкладылар. Соңыннан алар табигать турындагы табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне, танылган натуралист язучыларның әсәрләрен искә төшерделәр.