29 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен «Моя республика - мой Татарстан» исемле күрсәтмәле китап күргәзмәсе төзелде. Республика көне – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Беренче тапкыр ул 1991 елда билгеләп үтелгән. 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн. Бу көн - Казан шәһәренең туган көне буларак та бәйрәм ителә. Шул уңайдан, китапханәдә Республиканың Башкаласы турында күбрәк белергә ярдәм итүче китап күргәзмәсе оештырылды.