28 август көнне Айдар мәдәният йортында,китапханә белән берлектә, Республика көне уңаеннан, “Татарстан-илем син, кояшым син, гөлем син!”-дип аталган бәйрәм чарасы уздырылды.

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Әлеге бәйрәм  “Без матурлык тудырабыз күңел түрендә, ул матурлык чәчкә булып күзгә күренә”- чәчәк букетларына конкурсны, “Җәй китап белән җылы!” акциясе җиңүчеләрен бүләкләүне, “Туган җирем, һәйкәл куям сиңа сүзләрдән!”-шигырь-җыр конкурсын; “Китапханә ачык һавада”-яңа китаплар тәкъдим итү кебек конкурсларны үз эченә алды. Шулай ук "Озын толым"конкурсы һәм август аенда  лаеклы ялга чыккан хат ташучы авылдашыбыз да котлап үтелде, бүләкләнде.  Җыр- моң белән үрелеп барган бәйрәм авыл халкына ошады. Кайнар чәй һәм коймактан да авыз итәргә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International