Китапханәче балаларга Республика көне турында сөйләде. Балалар өчен Татарстан Республикасының тарихы, халыкара традицияләре буенча викторина үткәрелде. «Казан каласы – таш кала!» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар, әдәби мәйдан республика гимнын тыңлау белән тәмамланды.