Ярышларда Бөгелмә, Мамадыш, Баулы, Ютазы, Аксубай, Яшель Узән шәһәрләреннән җыелма командалар катнашты, шул исәптән районыбызның командасы да (тренерлары – балаларга белем һзм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район командасы 6-нчы урынны алды. 1 нче урында Буа командасы, 2 нче урында Мамадыш һәм 3 нче урында Баулы командалары.