Олы Мишә урта мәктәбендә 1 сентябрь- Белем бәйрәме тантаналы линейка белән башланды. Мәктәп директоры Сафин Айнур Солтангали улы, килгән мөхтәрәм кунаклар беренче сыйныфларны, укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр. Бәйрәмнең күрке булып 1 нче сыйныфка укырга килүче 3 укучы булды. Алар тырышып укырга, илебезнең, Республикабызның ышанычлы алмашчылары булып үсәргә сүз бирделәр. Белем бәйрәме сыйныфларда узган ”Тынычлык дәресе” белән дәвам итте.