1 сентябрь – Белем көне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов , мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, транспорт һәм юл хуҗалагы министры урынбасары А.Н. Усманов , район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Нуруллин, Теләче авыл советы җитәкчесе И.Х. Хамидуллин һәм мәктәп директоры Р. Р. Назипов котлады. Безнең мәктәп бик күп мәртәбәле конкурсларда җиңү яулаган өчен грамоталар һәм бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм ачык дәресләр белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!