1 сентябрь көнне , Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә шаулап “Белем бәйрәме” үтте. «Белем көне» һәр укучы өчен иң шатлыклы бәйрәм. Шушы тантаналы вакыйгадан яңа уку елы башлана.Укучыларны бәйрәм белән тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу уку елының беренче дәресе «Тынычлык дәресе» дип аталды. Дәрес барышында укучылар икенче бөтендөнья сугышы буенча белемнәрен ныгыттылар, яңа мәгълүматлар тупладылар.