Агымдагы елның 4-7 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарының балалар оешмалары берләшмәсенең көзге утырышы булып узды.

2017 елның 8 сентябре, җомга

Әлеге сменада безнең районнан Теләче һәм Олы Мишә мәктәбе укучылары  Алсу Имамиева һәм Хаби Сәхәбиевлар катнашты. Смена кысаларында балалар юстиция министрлыгының бүлек мөдире Рәмзия Хәсәнова белән очраштылар, Дәүләт советында үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Ахыргы көнне исә балалар хокукларын яклау буенча Республика вәкилн Эльвира Сафина белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International