Теләче районы “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы белән берлектә “Агрокласс” проектын гамәлгә ашыра. Ул мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектның максаты – балалар һәм яшьләр арасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең абруен күтәрү.
29 сентябрь көнне безнең Теләченең беренче номерлы бакчасы базасында районның мәктәп һәм балалар бакчасы педагоглары катнашында, әлеге проектны тирәнтен өйрәнү максаты белән, семинар- тренинг булып узды. Семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Сабирҗанова И.И. ачып җибәрде. Ул “Агрокласс” проектының эшчәнлеге белән таныштырды.Һөнәри яраклашу эшен җитәкләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр көн дәвамында квалификацияле педагоглардан тренинглар алдылар. Аларга үзләренең эшләрендә нинди уеннарны кулланырга кирәклеген шушы проектының җитәкчесе Бабаева Э.А. аңлатты. Шул рәвешле педагогларның әлеге тренинг-уеннарны белем бирү оешмаларында үткәрүләре күздә тотыла. Һәр мәктәп укучысы яки мәктәпкәчә яшьтәге бала тренингта катнашып, авыл хуҗалыгы белгече, хезмәт һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәне роле турындагы мәгълүматлар чагылыш тапкан кыстыргычлар, ручкалар, дәфтәрләр, пазллар тупланмасын алачак. Педагоглар семинардан соң һөнәрләр турындагы видеотасмалар һәм методик эшләнмәләр белән флешкалар алдылар. Ә безнең беренче номерлы балалар бакчасына, әлеге проект кысаларында, ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары тапшырылды.