1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары 30 нчы сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсендә актив катнаштылар. Кичә укучыларның күңелле җырлары, матур биюләре, ялкынлы шигырьләре белән үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.