Бу картлык, авырулар белән генә бәйләнмәгән- әлбәттә бу кичерешне акыл һәм тормыш тәҗрибәсе белән бәйләп була.1 октябрь-өлкәннәр көне ел саен үткәрелеп килә. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә, "Көзге мәрхәмәтлек атнасы- мәрхәмәтле эш эстафетасы" акциясе кысаларында Айдар авыл җирлеге,мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе көче белән “ Үткән гомерем бер мизгел" дип аталган бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәм кунаклары чәй табыны артында үзләренең бергә эшләгән хезмәт юлларын искә алдылар , кичәне оештыручыларга, авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Хәйрулла Шайхуловичка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук, әлеге бәйрәмдә районыбызның имамы Фаляхиев Исмагиль Юсупович та катнашты. Ул бәйрәмдә барлык өлкәннәрне котлады, хәерле гомерлэр теләде. Бәйрәм Коръән һәм вәгазь уку белән дәвам итте.