Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
2 нче октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветеран – өлкәннәре белән очрашу кичәсе уздырдылр. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә «Сез безгә кирәк әле, сез безгә терәк әле» исемле күргәзмә эшләнде.