Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында бөтен Рәсәй күләмендә уздырылучы экологик өмә кысаларында төрле чаралар уздырылды.

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Экологик өмәдә балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре һәм зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Алар тырышлыгы белән, аз дәрәҗәдә булса да, Теләче авылы җирлегенең экологик халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр башкарылды. Хезмәткәрләр балалар белән берлектә бакча тирәсен чүп-чардан чистарттылар һәм агачлар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International