Көзге календарьга күз салсак,безнең өлкән буын кадерле кешеләребезгә багышланган бик матур бәйрәм- 1 октябрь,Өлкәннәр көне бар.Бу көнне аларга йөрәк түреннән чыккан иң матур сүзләрне, изге теләкләрне җиткерәсе килә. Шушы бәйрәм уңаеннан, 30 сентябрь көнне, “Көзге шәфкатьлелек атнасы “ акциясе кысаларында, Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, концерт программасы оештырдылар.Кичә барышында өлкәннәребезгә матур котлаулар, изге теләкләр җиткерелде.