Гражданнар оборонасы көне

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә гражданнар оборонасы көне уңаеннан ачык дәрес үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезе укытучысы Хисмәтуллин И.М. чара барышында укучыларны гражданнар оборонасы тарихы белән таныштырды. Дәрес вакытында алган белемнәрен балалар практик күнегүләр белән ныгытып бардылар. Ахырдан гражданнар оборонасы буенча эшләнгән махсус фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International