27 нче сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Балаларга туризм турында” дигән темага уен – сәяхәт үткәрелде.

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Китапханәче Хазипова Ф.А.татар халкының сәнгате турында әңгәмә әзерләде, табигый һәйкәлләр белән таныштырды.Ә аннан соң балалар белән читтән торып “Биштәр  сере”дип аталган сәяхәткә юнәлделәр.Балалар биштәргә салырга кирәк булган әһәмиятле әйберләрне атадылар, биштәрне дөрес йөртү серләре белән таныштылар. Сәяхәтне дәвам итеп, яшь сәяхәтчеләр “Күпердән чык”дигән конкурсны үтәделәр.Сәяхәтчеләргә урманны белү әһәмиятле булганлыктан сәяхәт “Агачны бел”дигән  уен белән тәмамланды.Очрашуның ахрында китапханәче Хазипова Ф.А. “Татарстан-мәдәни туризм “дигән  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International