Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына “Куркынычсыз юл йөрү” профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н килде. Гүзәл Назиповна балалар белән кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрде, юл йөрү билгеләреннән торган пазлылар җыйдырды,табышмакларга җывап алды. Балаларга «кунак апалары» бик охшады, алар тагы кабаттан кунакка чакырып калдылар.