“День Лермонтовской поэзии в библиотеке”

2017 елның 6 октябре, җомга

Теләче Үзәк китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “День Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән акциясендә катнашты. 4 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре “Читаем Лермонтова” исеме астында акция уздырдылар. Укучыларга авторның китапларын тәкъдим итеп, аның тормыш юлы белән  таныштырдылар, шагыйрь тормышының күренекле фактларын яктырткан “Михаил Юрьевич Лермонтов” дигән буклетлар өләштеләр.  Укучылар тарафыннан, аның шигырьләре кычкырып укылды. Китапханәнең уку залында “Мятежный парус Лермонтова” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде һәм  теләгән һәркем рус язучысы М.Ю.Лермонтовка багышланган әдәбият, авторның үз иҗаты белән таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International