Җиләк-җимеш, яшелчәләр, гөмбәләр мулдан зур уңыш бирде. Көзге табигатьнең үзенчә матурлыгын балаларга аңлату өчен тәрбиячегә сүзләр генә җитеп бетми. Бала күңеленә тәрбияче иҗади алымнар аша килә. Яшелчә бакчасында үсеп утыручы кишер, кәбестә, чөгендерне генә карасак та, без күпме могҗиза тудыра алабыз. Шул максаттан чыгып, без әти-әниләргә “Көзге могҗиза” дип исемләнгән кул эшләренә бәйге игълан иттек. Кул эшләрен яшелчә, җиләк-җимешләрдән генә түгел, ә яфрак, миләш һәм башкалардан да ясарга була. Балалар бакчасының, әти-әниләрнең һәм балаларның үзара хезмәттәшлеге, баланың эчке дөньясын, нәрсәгә сәләтле булу мөмкинлекләрен ача.