Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 5 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе "Рәхмәтемнең иң олысы - сиңа булсын укытучым" исеме астында лаеклы ялда булган укытучыларның өйләренә барып бәйрәм белән котлады.