Алдынгыларыбызны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов котлады. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында алны-ялны белмичә эшләүче фидакарьләрне, районыбыз икътисадын баетучыларны бәйрәмдә районыбыз үзешчәннәре Фәния – Ильсур Галимовлар, егетләр ансамбле, Рәсим Низамов, Ильсур Шайдуллин, «Ак калфак» бию төркеме, Ләйсән Мусина, Айнур Гиниев, «Сюрприз» бию коллективы, Сиринә Гатиятова, Әлфия Поташова, Флүзә Галәвиевалар җырлары белән сөендерде.