Ул бәйрәм безнең иң кадерле кешеләребезгә- дәү әниләребезгә багышланган иде. Һәр баланың әбисе бәйрәмгә килде. Шулай ук без бу бәйрәмгә үзебездә эшләп чыккан өлкәннәребезне дә чакырдык.Оныкларының , ягъни бакчак балаларыныңүзләренә багышлап шигырь сөйләүләрен, җыр җырлауларын , биюләрен алар горурланып, сөенеп тыңладылар. Бакча тәрбиячесе Г.Х.Мингазова катнашында балалар белән бергә ясаган чәчәк вазасын һәр бала үз әбисенә һәм килгән өлкән кунакларыбызга бүләк итте. Оныклары кулыннан шушы бүләкне алгач әбиләрнең күзендә шатлык яшьләре җемелдәде. Шулай ук без әбиләрнең тапкырлыкларын да төрле алымнар белән сынадык. Алар табышмакларга җавап таптылар, мәкальнең ахырын әйттеләр, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр.Кичәнең ахыры чәй эчү белән тәмамланды.