Укытучылар көне-көзге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне- гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханәче белән берлектә «Әгәр мин укытучы булсам...» дип исемләнгән акция игълан итте. Акция кысаларында без укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп,плакат, буклетлар эшләдек, укучылар ясаган открыткалар, өй каршында үскән бакча чәчәкләрен бүләк иттек. Алар шундый котлау кабул итүгә чын күңелдән шатландылар. Чөнки өлкән укучыларыннан мактау сүзләре ишетү алар өчен чын бәйрәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International