Укытучылар бәйрәме уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә үзидарә көне уздырылды. 11нче сыйныф укучылары үзидарә көнен укытучыларны бәйрәм белән котлаудан башладылар. Атналык линейкада укытучылар коллективы укучылар буларак катнашты. Дәресләрне укучылар алып барды. Дәресләрдән соң “ Рәхмәт сиңа укытучым” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Үзидарә көне укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.