Чарада Татарстан Республикасы хезмәт ветераны Каюмов Д.К., Арча икмәк кабул итү пункты җитәкчесе Аглиуллина Л.Ш., район оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы ветераннары, хезмәтчәннәре катнашты.
Район Башлыгы И.Ф.Зарипов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады һәм бүләкләрен тапшырды.
Авыл хезмәтчәннәре өчен район иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылган иде.