Икмәк – ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.Әлеге бәйрәм көненә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Икмәк – илебезнең төп байлыгы”- исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә “Урак 2017” не яктырткан газета – журналлардан төзелде.