6нчы октябрь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды.

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Чарада Татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән  мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар килгән иде. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шаймиев, Татарстан Дәүләт Шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин,  ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәйрәм белән тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Теләче 2нче балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Фәридә Фәннүр кызы да бар иде. Ул җитәкләгән Теләче 2нче балалар бакчасына “Татарстан республикасының иң яхшы белем бирү оешмасы” номициясендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломын тапшырдылар.

  Игътибарга өчен: Теләче 2нче балалар бакчасы өч ел рәттән Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арарында үткәрелгән рейтингта беренче урынны тота, ә республика күләмендә ике ел рәттән “Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмасы”, дигән исемгә лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International