8 октябрь көнне авылыбыз тарихында зур вакыйга- “Гөлчирә”чишмәсен ачу тантанасы булып узды. Тантана абыстайның тәкъбир әйтүе белән башланып китте. Ул үзенең вәгазендә чишмәләр торгызуның, юллар салуның, зиратларны карауның савабын искәртеп узды, авылдашларыбызны изге гамәлләргә өндәде. Әлеге бәйрәмдә бик күп кеше катнашты. Мәктәбебез укучылары матур җыр hәм биюләре белән сөендерсә,техник хезмәткәрләр халыкны кайнар коймак белән сыйлады.
Авыл халкы бертуган Рөстәм hәм Самат Мөхәммәтшиннарга рәхмәтләрен укып, чишмә суын рәхәтләнеп куллана башлады.