Әлеге ярышта “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән волейбол тренерлары Зәкиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә Шәтке, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары катнашты.
Ярыш 5 төркемдә, 16 команда арасында барды. Теләче үз төркемендә Буа командасын 2:1, Норлатлыларны 2:0 исәбе белән җиңеп, үз төркемендә 1 урын яулады.
Чирек финалда безнен кызлар Арча командасын 2:1 исәбе белән җиңсә, ярымфиналда Кукмара командасына 0:2 исәбе белән оттырды. 3-4 урын өчен барган көрәштә Теләче командасы 2:1 исәбе белән Актаныш кызларына җиңелде.
Нәтиҗәдә, районыбыз кызлары Республика беренчелегендә Кукмара, Мамадыш, Актаныш командаларыннан азга гына калышып дүртенче урынга лаек булды.