Лесной балалар бакчасында, тәрбияче балалар белән режим моментында төрле кызыклы китаплар укуга зур өстенлек бирә.

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек тудыра.

         Китап уку баланың күңеленә кечкенәдән үк керергә тиеш. Чөнки әдәбият белән кызыксынмаган баланың игътибары, хәтере сүлпән була. Башкаларның фикерен тынлап, нәтиҗә чыгара белми, һаман бертөрле дөньяда яши. Китап уку нинди генә могҗизалар тудырмый! Ә балаларга хыяллану бик тә ошый. Шуңа күрә балаларда китапны  ярату хисен кечкенәдән булдыру кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International