2017 ел- Россиядә экология елы дип игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда экология темасына багышлап төрле чаралар үкәрелә. Бу көннәрдә укучылар инфоурок үткәрә торган “Экология елы-2017” дистанцион олимпиадада катнашып, сорауларга җавап бирделәр. Экология буенча белемнәрен сынадылар.